Проблема бар

Югары Кармалкада этләр бозауларны талаган

Югары Кармалка авылындагы терлекчелек фермасында этләр биш баш бозауны талап-үтереп чыкканнар. Әлеге фаҗига узган атнада иртәнге якта булган. Этләр ферма йортындагы дүрт-биш айлык бозауларга һөҗүм итә. Моңа кадәр зур эт көтүенең Туймәт посадкасы ягыннан төшкәннәрен күрүчеләр дә булган. -Һөҗүм итүчеләр кыргый этләр булгандыр дибез, бүре-фәләнгә охшамаган. Инде ферма тирәсен аучылар...

Югары Кармалка авылындагы терлекчелек фермасында этләр биш баш бозауны талап-үтереп чыкканнар.

Әлеге фаҗига узган атнада иртәнге якта булган. Этләр ферма йортындагы дүрт-биш айлык бозауларга һөҗүм итә. Моңа кадәр зур эт көтүенең Туймәт посадкасы ягыннан төшкәннәрен күрүчеләр дә булган.
-Һөҗүм итүчеләр кыргый этләр булгандыр дибез, бүре-фәләнгә охшамаган. Инде ферма тирәсен аучылар белән 4-5 көн сакладык, ул-бу күренмәде, - ди "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Югары Кармалка бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Богомолов.

Чирмешән районы Югары Кармалка этләр

Нет комментариев