Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туймәтлеләр - сәхнә осталары

Туймәт мәдәният йортында узган "Туган як җәүһәрләре" фестиваленең чираттагы концертына ныклы "бишле" куеп була. Биредә Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кара Чишмә һәм Туймәт үзешчәннәре чыгыш ясады. Биш сәгатьтән артык барган концертта 50дән күбрәк номер тәкъдим ителде, шуларның 20гә якыны икенче турга сайлап алынды. Тамашачылар авыл мәдәният йорты фойесында оештырылган...

Туймәт мәдәният йортында узган "Туган як җәүһәрләре" фестиваленең чираттагы концертына ныклы "бишле" куеп була.

Биредә Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кара Чишмә һәм Туймәт үзешчәннәре чыгыш ясады.
Биш сәгатьтән артык барган концертта 50дән күбрәк номер тәкъдим ителде, шуларның 20гә якыны икенче турга сайлап алынды.
Тамашачылар авыл мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән дә таныштылар.
Монда аеруча хуҗаларның төзек, сыйфатлы чыгышын билгеләргә кирәктер. Туймәтлеләр быел да смотрга бик җитди әзерләнгәннәр, бу эшкә балаларны да, пенсионерларны да җәлеп иткәннәр.
Туймәт "командасы" башта Мәдәният елына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте.
Башка авыллар белән чагыштырганда, биредә вокаль ансамбльләр дә күп булды. "Заман", "Сылукай", "Яз", "Хыял", "Дуслык"ның һәрберсендә 8-10 кеше чыгыш ясады.
Башка авыл мәдәният йортлары артистлары арасында төрле һөнәр ияләре булды. Һәр коллективта талантлы, сәләтле, сәхнә тотарлык үзешчәннәр бар.
Автор фотолары. Смотрдан фоторепортаж ФОТОГАЛЕРЕЯ бүлегендә: http://www.nashcheremshan.ru/ru/gallery/category/152-i----.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Смотр башланды