Мәдәният

“Түгәрәк уен”нан – җиңү яулап

Самара өлкәсендә узган "Түгәрәк уен" V Бөтенроссия татар халык җырлары фестивалендә Лашманнан Наҗия Талипова беренче урынны яулаган. Әлеге абруйлы фестивальдә быел район мәдәният йортыннан "Умырзая" ансамбле һәм Лашманнан Наҗия талипова катнаштылар. "Халкыбызның гореф-гадәтләре" номинациясендә икенче урынга чыккан умырзаялыларга самара опера һәм балет театры бинасының зур залында гала- концертта катнашу хокукы...

Самара өлкәсендә узган "Түгәрәк уен" V Бөтенроссия татар халык җырлары фестивалендә Лашманнан Наҗия Талипова беренче урынны яулаган.


Әлеге абруйлы фестивальдә быел район мәдәният йортыннан "Умырзая" ансамбле һәм Лашманнан Наҗия талипова катнаштылар. "Халкыбызның гореф-гадәтләре" номинациясендә икенче урынга чыккан умырзаялыларга самара опера һәм балет театры бинасының зур залында гала- концертта катнашу хокукы да бирелә.

Наҗия Талипова фестивальдә "Бибисара" татар халык җырын һәм "Инсаф бәете"н башкарып, "Аерым башкаручылар" номинациясендә җиңүче булды.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


лашман “түгәрәк уен” V Бөтенроссия татар халык җырлары фестивале

Нет комментариев