Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кыш бабай бүләкләр өләште

Яңа ел каникуллары вакытында 200ләп бала Яшьләрнең ял итү үзәгенә, чыршы бәйрәменә җыелды. Кунакларның 69сы - физик мөмкинлекләре чикләнгән, 72се - тәрбиягә алынган, 59сы - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар. Күңелле, бүләкләргә бай бәйрәмне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров ачып җибәрде, бу чарада катнашучы балаларны, аларның әти -...

Яңа ел каникуллары вакытында 200ләп бала Яшьләрнең ял итү үзәгенә, чыршы бәйрәменә җыелды.
Кунакларның 69сы - физик мөмкинлекләре чикләнгән, 72се - тәрбиягә алынган, 59сы - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар.


Күңелле, бүләкләргә бай бәйрәмне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров ачып җибәрде, бу чарада катнашучы балаларны, аларның әти - әниләрен, әби - бабайларын Яңа ел белән тәбрикләде, һәркемгә уңышлар, саулык, кайгы - хәсрәтсез, тыныч, имин көннәр теләде.

Бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук алар белән килгән әкият геройлары балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр. Берсеннән - берсе матур костюмнар кигән балалар узыша - узыша Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай да бүләкләрен мулдан өләште, бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде. Балаларның шат йөзләрен күреп ата - аналар да куанды, берникадәр вакытка булса да тормыш авырлыкларын онытып тордылар.

-Әлеге сабыйларның мөмкинлекләре чикле түгел, ә чиксез дияр идем. Алар барысы да талантлы, һәрберсе үз осталыгын күрсәтә. Дөнья мәшәкате белән безнең балаларны да онытмыйча куанычлы мизгелләр бүләк иткән җитәкчеләргә, бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт, - ди Утыз имән авылыннан кызы айгөл белән килгән Әлфия Вәлиуллина.

Балаларга бүләкләр алыр-га муниципаль район башлыгы һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлекчәсе финанс ярдәме күрсәткән.

Бәйрәм барышында Яңа ел рәсемнәренә һәм эшләнмәләр ясауга алдан ук игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Кыш бабай җиңүче осталарны да бүләксез калдырмады.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Бәйрәмнәр