Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәннең “Суган басуы”нда зур пирог пешерәчәкләр

“Суган басуы” чарасы Татарстан Республикасында 2024 елда үтәчәк фестивальләр картасына да кертелгән. Аны 10 августта, суган уңышы өлгергән вакытта үткәрергә ниятлиләр.

-Фестивальгә ныклап әзерләнәбез. Программасы бик бай булачак, - ди район мәдәният йорты директоры Ринат Гарифуллин. – Күргәзмә-ярминкәләр, декоратив сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, борынгы йолаларны сәхнәләштереп күрсәтү, шуның белән бәйле җырлар һәм биюләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук суганнан аш һәм зур пирог пешереп презентацияләү дә булачак.

Фестивальгә читтән дә бик күп кунаклар килүе көтелә. Программасы төрле яшьтәгеләр өчен аерым әзерләнә. Моннан тыш август аенда район күләмендә тагын бер зур чара – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтү планлаштырылган. Аны 24 августта үткәрергә ниятлиләр.

-Бу көнне дә милли өйчекләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, концерт программасы, бәйрәм ахырында салют та булачак, - ди Ринат Рәис улы.

Бәйрәмнәр “Сабантуй” стадионында үтәчәк.

Сүз уңаеннан, узган, 2023 елда да район мәдәният бүлеге  хезмәткәрләре республика, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән бәйгеләрдә, фестивальләрдә, мәдәни чараларда катнашканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев