Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә чуваш мәдәнияты турында сөйләштеләр

Районда ике көн дәвамында узган республика семинарында, нигездә, чуваш мәдәниятын, милли гореф - гадәтләрне саклау турында сүз барды. Чарада Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Спас һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Кунаклар чуваш авылларындагы мәдәният йортларының эшчәнлеге белән танышканнар, милли гореф - гадәтләрне чагылдырган чаралар караганнар. Чабаксардан килгән белгечләр...

Районда ике көн дәвамында узган республика семинарында, нигездә, чуваш мәдәниятын, милли гореф - гадәтләрне саклау турында сүз барды.


Чарада Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Спас һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Кунаклар чуваш авылларындагы мәдәният йортларының эшчәнлеге белән танышканнар, милли гореф - гадәтләрне чагылдырган чаралар караганнар. Чабаксардан килгән белгечләр мәдәният хезмәткәрләре өчен мастер-класслар уздырганнар.

-Семинар бик файдалы булды, эшне ничек дөрес оештырырга да өйрәттеләр, документларны тутыру тәртибе турында да сөйләделәр. Проблемалар хакында да фикер алыштык, - ди Иске Элмәле мәдәният йорты директоры Вера Захарова. - Әйтик, бүген безнең мәдәният йортларында милли костюмнар җитми, булганнары да заманча тегелгән, ә менә элеккеге киемнәр сакланмаган диярлек. Мәдәният өлкәсендә белгечләр кытлыгы да үзен нык сиздерә.

Семинарда катнашучылар Иске Элмәледә - Пасха , Ульяновкада әккәрәйлеләр тәкъдим иткән "Ниме" (өмә), ульяновкалылар сәхнәләштергән "Уяв" бәйрәме күренешләрен, Сосновка сәхнәсендә "Җәйнең бер көне"н күрә алганнар. Кунакларга район үзешчәннәренең чыгышы бик ошаган, алар безнең мәдәният учреждениеләренең эшен уңай бәяләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined