Бүләкле бәйрәм  күңеллерәк
Мәдәният

Бүләкле бәйрәм күңеллерәк

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән "Челтәр компаниясе" ААҖ (генераль директоры - ТР Дәүләт Советы депутаты Дамир Сафиуллин) вәкилләре дә тәбрикләде. Бөгелмә шәһәренең "Челтәр компаниясе" җәмгыяте директоры Рим Мәхәммәдиев монда яшәүчеләрнең һәрберсенә азык - төлек пакетлары өләште. Болардан тыш ул йорт - интернатка кер юу...

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатында яшәүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән "Челтәр компаниясе" ААҖ (генераль директоры - ТР Дәүләт Советы депутаты Дамир Сафиуллин) вәкилләре дә тәбрикләде.


Бөгелмә шәһәренең "Челтәр компаниясе" җәмгыяте директоры Рим Мәхәммәдиев монда яшәүчеләрнең һәрберсенә азык - төлек пакетлары өләште. Болардан тыш ул йорт - интернатка кер юу машинасы, азык-төлек блогы өчен газ колонкасы һәм телевизор да алып килгән. Әби - бабайларга депутат дамир Сафиуллин исеменнән тәбрикләү сүзләре дә җиткерде.

"Дамир Харунович безнең йорт - интернатка гел булышып тора. Узган ел дәвамында ул безгә 180 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Мин монда яшәүче һәркем исеменнән аңа зур рәхмәт җиткерәм", - ди йорт - интернат директоры Җәүдәт Мотыйгуллин.

Әби - бабайларны Кыш бабай белән Кар кызы да котладылар. Өлкәннәр өчен концерт та булды.

Гөлсирә Шәрифуллина.


Чирмешән яңа ел бәйрәме

Нет комментариев