Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яктырткычлар яктыртырга тиеш

Чирмешән урамнарында 500гә якын яктырткыч бар, ә норма буенча 600 тирәсе булырга тиеш. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрһать Мортазин әйтүенчә, район үзәгендә урам яктырткычлары өчен авыл җирлеге башкарма комитеты җаваплы, әмма яктырткычларны "Энерготехсервис" җәмгыяте хезмәтләндерә. Җәмгыятьнең электр монтерлары инде байтак эш башкарганнар. Кайбер урамнарда янып чыккан яктырткычларны...

Чирмешән урамнарында 500гә якын яктырткыч бар, ә норма буенча 600 тирәсе булырга тиеш.


Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрһать Мортазин әйтүенчә, район үзәгендә урам яктырткычлары өчен авыл җирлеге башкарма комитеты җаваплы, әмма яктырткычларны "Энерготехсервис" җәмгыяте хезмәтләндерә.

Җәмгыятьнең электр монтерлары инде байтак эш башкарганнар. Кайбер урамнарда янып чыккан яктырткычларны алмаштырганнар, яңаларны да куйганнар, әйтик, Мәктәп урамында. Электр щитларына ревизия үткәргәннәр, яктырткычларны кабызып-сүндерә торган автоматларны тикшергәннәр, астрономик таймерларны көйләгәннәр.

"Бу юнәлештә әле башкарасы эшләребез күп. Акрынлап бу өлкәдә дә мөмкинлекләребездән чыгып тәртип салырбыз. Район үзәгеннән тыш, Казанка, Кече Чегодай һәм Кирпеч заводы поселогында да әлеге мәсьәләне хәл итәргә кирәк",- ди Ф. Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Освещение