Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташлар иҗатын бәялибез

Туган як тарихы музеенда районыбызда туып үскән рәссамнарга һәм аларның иҗат эшләренә багышланган яңа күргәзмә ачылды. Монда барлыгы 11 якташыбызның фотосурәтләре, биографияләре һәм иҗат эшләре урын алган. Аларның күпчелеге районда гына түгел, ә республикада танылган шәхесләр, ә кайберәүләрен башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән, кызганычка каршы,...

Туган як тарихы музеенда районыбызда туып үскән рәссамнарга һәм аларның иҗат эшләренә багышланган яңа күргәзмә ачылды.


Монда барлыгы 11 якташыбызның фотосурәтләре, биографияләре һәм иҗат эшләре урын алган. Аларның күпчелеге районда гына түгел, ә республикада танылган шәхесләр, ә кайберәүләрен башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр.

Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән, кызганычка каршы, күптән түгел вафат булган Әхсән Фәтхетдинов СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты иде.

Иске Үтәмештән Канәфи Нәфыйковның да исеме, рәсемнәре күпләргә таныш. Ул Россия күләмендәге күргәзмәләрдә еш катнаша. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Күргәзмәне Иске Үтәмеш авылында туып үскән тагын ике кешенең рәсемнәре дә бизи. Рөстәм Хәйретдинов бүген Нурлат шәһәрендә яши. Яшьтән ук рәсем ясарга ярата. Хәзер дә буш вакытларында иҗат белән шөгыльләнә, картиналар ясый. Шул ук авылда туган, хәзер балалар сәнгать мәктәбендә эшләүче Фәйзелхак Вилданов рәсем ясау серләрен балаларга өйрәтә, үзе дә еш кына кулына рәссам пумаласы ала.

Аның хезмәттәше һәм авылдашы Руслан Әхтәмов - күргәзмәдә катнашучы иң яшь рәссам. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан сәнгать училищесында укый. 2007нче елдан бирле балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Руслан аеруча портретлар ясарга ярата.

Сәнгать мәктәбенең тагын бер педагогы Елена Юринаның эше дә игътибарга лаек. Ул рәсемне махсус буяулар белән ефәккә ясый икән. Мондый ысул "батик" дип атала.

Казанда туып үскән Әнвәр Сәйфетдиновның әнисе Чирмешәннән. Әнвәр Казанда сәнгать мәктәбен тәмамлаган, Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт Сәнгать институтында белем алган. Ул Америкада яшәп, тәҗрибә туплаган.

Бүген Чирмешәндә яши, актив иҗат итә.

Тумышы белән Түбән Кәминкәдән, бүген Чирмешәндә яшәүче Сәлимҗан Гамировның күргәзмәдә картиналары гына түгел, ә бик матур итеп ясалган агач рамдагы сәгате дә бирегә килүчеләргә бик ошады.

Павел Серов 1933нче елны Шешминкада туган. Озак еллар читтә яши, нефтьче булып эшли. Әмма аның рәсемнәре профессиональ рәссамнар арасында да югары бәя ала. Бүген ул туган авылында гомер кичерә.

Кара Чишмә авылында үскән Ирек Мәссаров та әүвәл нефтьче һөнәрен үзләштерә, шул ук вакытта сәнгать мәктәбендә дә белем ала һәм озак еллар төрле оешмаларда рәссам булып эшли. Бүген Яр Чаллыда яши, шәһәр күләмендә оештырылган күргәзмәләрдә еш катнаша.

Яр Чаллыда узучы күргәзмәләрдә тагын бер якташыбыз - Камил Мингалимовның һәм аның улларының - Рәсүл белән Рәмиснең эшләрен еш күреп була. Күптән түгел генә Камил абыйның (ул Бәркәтәдә туган) күргәзмәсе үзебезнең музейда да оештырылды.

Күргәзмәдә куелган рәсемнәр бер-берсенә охшамаган, һәрберсе үзенчәлекле. Аларны үз күзләрең белән күрү кирәк.

Күргәзмә октябрь уртасына кадәр эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined яңа күргәзмә