Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сез безгә кирәк әле

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Чирмешәндә районыбызның, республикабызның икътисади, рухи үсешенә көчләрен кызганмый дистәләрчә ел хезмәт иткән ветераннарыбызны хөрмәтләделәр. - Элек авыр иде. Бүгенге кебек хезмәт шартлары булмады. Әмма, шулай да, без җырлап яшәдек. Рәхәтләнеп эшли идек, рәхәтләнеп күңел дә ача идек, - ди 42 ел Чирмешән электр элемтәсе челтәрендә...

Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Чирмешәндә районыбызның, республикабызның икътисади, рухи үсешенә көчләрен кызганмый дистәләрчә ел хезмәт иткән ветераннарыбызны хөрмәтләделәр.


- Элек авыр иде. Бүгенге кебек хезмәт шартлары булмады. Әмма, шулай да, без җырлап яшәдек. Рәхәтләнеп эшли идек, рәхәтләнеп күңел дә ача идек, - ди 42 ел Чирмешән электр элемтәсе челтәрендә хезмәт куйган Антонина Ромина.

Антонина Ивановна, район оешмаларында төрле елларда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан башка ветераннар кебек үк, район мәдәният йортында "Өлкәннәр көне"уңаеннан оештырылган зур бәйрәмгә чакырылган иде.

Бу чарада предприятие һәм учреждение җитәкчеләре дә катнашты. Алар һәммәсе дә бүләк белән килгән.

Сәхнәгә менеп оешма җитәкчесе кулларыннан бүләк алу өлкәннәр өчен бер сөенеч булса, шушы кадәр кеше алдында үзеңә рәхмәт сүзләре ишетү тагын да кадерлерәк. Шушы җылы сүзләрдән соң күбесенең хәтта күзләре яшьләнде.

- Сезгә бик авыр шартларда яшәргә, эшләргә туры килде. Сез заманында кая кушсалар, шунда намус белән хезмәт куйдыгыз, - диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов кунакларны котлау чыгышында. - Кызганыч, без сезгә тиешле игътибарны, хөрмәтне, күңел җылысын биреп бетерә алмыйбыз. Нигездә, "Өлкәннәр көне"ндә генә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Минемчә, бу дөрес түгел. Ветераннарыбызны онытырга хакыбыз юк.

Якшәмбе көнне исә районыбызның тагын йөзләп өлкән кешесен яшьләрнең ял итү үзәгенә дәшеп сыйладылар, хөрмәтләделәр. Ульяновкадан Владимир Проськин, Шешминкадан Тамара Стекольщикова, Иске Котыштан Валентина Прохорова, Кара Чишмәдән Рифкать Халиков, Иске Элмәледән Ирина Петрова һәм башка авыллардан килүчеләрнең хезмәт стажлары бер дистә ел белән генә исәпләнми. Алар ялны белмичә төрле тармакларда көч куйганнар. Ул елларны хәзерге белән чагыштырып та булмый.

- Ун елдан артык сыер савучы булып эшләдем,- ди Әмирдән килгән Ралия Гамирова. - Лашманга фермага йөреп эшләргә туры килде. Җәй көне машина белән килеп алсалар, кыш айларында күпчелек җәяүләп атладык. Күрше авылда урнашкан фермага көненә өчешәр тапкыр бара идек.

Авырлыкларны күп күрсәләр дә, өлкәннәребез зарланырга яратмый. Күпчелек әле бүген дә актив тормыш алып бара. Бәйрәмдә "Өлкәннәр көне"нең исемен үзгәртергә кирәк дигән тәкъдим дә яңгырады. "Чөнки күңел картаймый бит",- дип куйды үз чыгышында озак еллар агроном булып эшләгән Харитон Митюков.

Йортта акыл, киңәш бирүче әби-бабай булса, бу гаилә бик бәхетле,- диде өлкәннәрне бәйрәм белән котлап Наил Шамил улы. - Сез әле безгә бик кирәк. Якыннарыгызны, безне шатландырып озак яшәгез, сәламәт булыгыз.

Бәйрәм барышында районыбыз артистлары кунакларны - җыр, ашханә хезмәткәрләре тәмле ашлар белән сыйладылар. Өлкәннәргә күчтәнәч салынган пакетлар да тапшырдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined