Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күтәмәгә Кыш бабай килде дә

Районыбызда тәүге чыршы бәйрәмен шушы авылда үткәрделәр. Урамда узган чарага бөтен авыл халкын чакырганнар. Кайнар чәй, коймак, шашлык - бар да бушлай, рәхим итеп авыз ит. Күтәмәдәге авыл хуҗалыгы агрофирмасы ындыр табагы янындагы мәйданга биек чыршы да бастырган. Бәйрәм башындарак монда салкынча җил исеп торса, аннан ул да тынды. Хәер,...

Районыбызда тәүге чыршы бәйрәмен шушы авылда үткәрделәр. Урамда узган чарага бөтен авыл халкын чакырганнар.

Кайнар чәй, коймак, шашлык - бар да бушлай, рәхим итеп авыз ит.
Күтәмәдәге авыл хуҗалыгы агрофирмасы ындыр табагы янындагы мәйданга биек чыршы да бастырган. Бәйрәм башындарак монда салкынча җил исеп торса, аннан ул да тынды. Хәер, олылар ясаган зур таудан шуып, тирләп-пешкән балалар суык хакында бик тиз онытты бугай. Өстәвенә, тагын җылыныйм дисәң, шунда гына кап-кайнар самавыр чәе бар.
Бу авылдагы агрофирма, аның җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина зур чара өчен чыгымнарны кызганмаган. Үз эшчеләренең ул-кызларына Яңа ел бүләге - 40лап пакет-күчтәнәчкә дә күпме бала сөенәчәк.
- Сез булдырасыз: авыл хуҗалыгында эшегез бара, авылга нефтьчеләр дә (аларның җитәкчеләре бәйрәмдә катнашты - М.Г.) ярдәм итеп тора, бик зур рәхмәт. Барлык авыл халкын бәйрәм белән котлыйм,- диде күтәмәлеләрнең чыршы бәйрәменә килгән район башлыгы Наил Зарипов.
Кыш бабай, Кар кызы, убырлы карчык, мультфильм персонажлары - Микки Маус, юлбарыс... тагын әллә кемнәр Күтәмәгә Лениногорскидан ук килгән.
- Миңа иң ошаганы таудан шуу булды. Кичләрен монда тагын килербез әле. Ясаган әйберләрне ватмасыннар гына, алай дисәң, безнең авыл яшьләре андый түгел, - диде бәйрәмдә Убырлы карчык белән биегән мәктәп укучысы Ксения Зарипова.
Автор фотолары.
Күбрәк фоторәсемнәр - ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined