Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кара Чишмә егете Рифкать Гомәров татар җырын немецларга да тыңлаткан

Халкыбызның саз кыллы уен коралы исемен алган вокаль ансамбльнең оешуына 45 ел (1968) тулган. Әлеге дата белән бәйле чараны Кара Чишмәдә уздырулары юкка түгел. "Саз"ны оештыручы да, җитәкләүче дә оста баянчы, мәрхүм Рифкать абый Гомәров тумышы белән шушы авылдан иде. Заманында әлеге ансамбль кызлары үз җырлары белән бөтен татар дөньясын...

Халкыбызның саз кыллы уен коралы исемен алган вокаль ансамбльнең оешуына 45 ел (1968) тулган. Әлеге дата белән бәйле чараны Кара Чишмәдә уздырулары юкка түгел. "Саз"ны оештыручы да, җитәкләүче дә оста баянчы, мәрхүм Рифкать абый Гомәров тумышы белән шушы авылдан иде.


Заманында әлеге ансамбль кызлары үз җырлары белән бөтен татар дөньясын шаулата. Алай гына да түгел, Рифкать Гомәров "сандугачлар"ын, татар моңын хәтта Германия, Болгария, Румыния, Чехословакия тамашачылары да алкышлый. Кара Чишмә авылы мәдәният йортында боларның барысын да искә алып, сагынып сөйләделәр. Рифкать абыйның исемен мәңгеләштерүгә, мирасын барлауга Илдар Кыямов күп көчен куйган. "Татарстан-Яңа гасыр" каналы журналистына әлеге кичәне оештырган өчен дә авылдашлары рәхмәт сүзләрен кызганмады.

Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Кирам Сатиев Кара Чишмә мәдәният йорты сәхнәсеннән "Саз" һәм Рифкать Гомәров хакында байтак хатирәләр сөйләделәр. Ә андый шәхесләр янында җырсыз, моңсыз да булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кара Чишмә