Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ивашкинода экологик таләпләр үтәлми

Санитар-экологик икеайлык барышында район административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгән 40 беркетмәне тикшергән. Чисталык хакында еш сөйлибез, еш язабыз.Шулай да кайберәүләр бу сүзләргә игътибар бирмиләр. Беркетмә төзи башлагач, "без белмәдек, безне кисәтмәделәр", дип аклана башлыйлар. Шушы көннәрдә генә чисталыкны бәяләү өчен, экология инспекторы Хәлим Сәлахов һәм инфраструктура үсеше белгече...

Санитар-экологик икеайлык барышында район административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгән 40 беркетмәне тикшергән.


Чисталык хакында еш сөйлибез, еш язабыз.Шулай да кайберәүләр бу сүзләргә игътибар бирмиләр. Беркетмә төзи башлагач, "без белмәдек, безне кисәтмәделәр", дип аклана башлыйлар.

Шушы көннәрдә генә чисталыкны бәяләү өчен, экология инспекторы Хәлим Сәлахов һәм инфраструктура үсеше белгече Румия Сабирова белән Ивашкинога рейдка чыктык.Юл уңаеннан Күтәмәгә дә кердек.
-Күптән түгел монда бер булган идек инде. Берничә оешма җитәкчесенә карата, территорияләрен тәртиптә тотмаганнары өчен, штраф бирергә туры килде,- ди эколог. - Менә бит шуннан соң җыештырып куйганнар.
Ивашкино авылында беренче карашка чиста кебек. Төп - Үзәк урамда яшәүчеләр өй тирәләрен җыештырып куйганнар. Ә менә Ленин урамына борылгач, кәеф кырылды. Урам төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Һәр йорт каршында диярлек ком, балчык, вак таш, агач, тимер-бетон баганалар таралып ята. Иске йортлар, җимерек коймалар да урамны бизәми. 200гә якын йортның 24се буш, хуҗасыз. Дөрес, монда төзелә торган йортлар да күп - унлап.
-Төзелеш алып барган очракта, авыл җирлеге Советыннан материалларны саклауга рөхсәт кәгазе алырга кирәк,- ди Хәлим Сәлахов.
Төзекләндерү кагыйдәләре буенча урамда сарыклар һәм дуңгызлар да йөрергә тиеш түгел. Дуңгыз хуҗаларына кисәтү ясагач, "әле хәзер генә чыгып киткәннәр, күрмичә калдык", диделәр.
Ивашкинода күп кеше канализация чокырларын урамда ясаган. Экологлар әйтүенчә, бу катгый тыела. Алар йорт территориясендә урнашкан булырга тиеш. Иске машиналар да урамның ямен боза.
Авылда йортлары тирәсендә тәртип һәм чисталык хөкем итүче, башкаларга үрнәк булырлык хуҗалар да аз түгел, диделәр авыл җирлеге Советында. Әйтик, Петр Калмыков, Юрий Краснов, Зоя Краснова, Михаил Лазарев, Петр Анисимов, Ольга Толстова шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы.