Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелеккә урын бар

Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында "Изгелек чишмәсе" исемле чара оештырылды. Районда 68 инвалид бала бар. Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмады. Әмма район Советы, социаль яклау бүлеге язмыш тарафыннан кыерсытылган барлык сабыйларга да бүләкләр әзерләгәннәр иде. Алар хуҗаларына барып җитәчәк. Бәйрәмне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль...

Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район мәдәният йортында "Изгелек чишмәсе" исемле чара оештырылды.


Районда 68 инвалид бала бар. Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмады. Әмма район Советы, социаль яклау бүлеге язмыш тарафыннан кыерсытылган барлык сабыйларга да бүләкләр әзерләгәннәр иде. Алар хуҗаларына барып җитәчәк.

Бәйрәмне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Әхтәмова ачып җибәрде, балаларны һәм аларның әти - әниләрен сәламләп, алар-га бәхет, шатлык, сабырлык һәм исәнлек теләде.

Балалар өчен әлеге очрашу чын бәйрәмгә әверелде. Мәктәп укучылары әзерләгән концерт номерларын алар чын күңелдән карадылар, кушылып җырладылар да. Балалар уеннарда да теләп катнаштылар, сорауларга җавап бирергә ашыктылар. Өлкәннәр тараткан призларга - уенчыкларга аеруча сөенделәр.

Тиздән сабыйлар өчен тагын бер зур бәйрәм - Яңа ел чыршысы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән инвалид балалар