Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә “Ышаныч тартмалары“ дәшми

Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында ел ярым элек район үзәгендә эленгән "Ышаныч тартмалары"на бер генә хәбәр дә, сорау да салынмаган. Күрәмсең, халык бу турыда белеп бетерми. Тартмаларның "дәшмәвендә" без - журналистларга, иҗтимагый оешмаларга, районда коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы, хокук саклаучы органнарга да дәгъва урынлыдыр. Халык арасында аңлату эшләре аксый төшә....

Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында ел ярым элек район үзәгендә эленгән "Ышаныч тартмалары"на бер генә хәбәр дә, сорау да салынмаган. Күрәмсең, халык бу турыда белеп бетерми.

Тартмаларның "дәшмәвендә" без - журналистларга, иҗтимагый оешмаларга, районда коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы, хокук саклаучы органнарга да дәгъва урынлыдыр. Халык арасында аңлату эшләре аксый төшә. Кама арты зонасы районнары вәкилләре катнашында Чистай шәһәрендә узган семинар-киңәшмәдә сүз, нигездә, шул хакта барды. Төп фикер - ришвәтчелек дип аталучы золымны хакимият органнары, мәгълүмат чаралары, җәмәгать контроле бергә эшләгәндә генә җиңеп булачак.
Безнең илдә халык үз проблемаларын хәл итү өчен кемгәдер "төртергә" өйрәнгән. Әнә, декабрь аенда Казан шәһәрендәге район комиссариатларының берсендә бер табибны 170 мең сум ришвәт алганда "эләктергәннәр". Мондый очраклар хакында даими сөйләп, язып торалар. Җыенда әйтелгәнчә, бүген коррупция тормышыбызга шулкадәр тирән үтеп кергән ки, хәтта ул дәүләт куркынычсызлыгына ук яный.
-Ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләр ниндидер эшчәнлеккә рөхсәт документлары бирү юнәлешендә, эшмәкәрләрне тикшерү органнарында, бюджет акчасын үзләштерүдә еш күзәтелә,- диде утырышта ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов.-Җир участокларын рәсмиләштерүдә закон бозган, авыл хуҗалыгы өлкәсендә максатчан кредитлар алуда ялган документлар биргән өчен җәзага тартылучылар да шактый.
Узган, 2013 нче елда республикада коррупцион характердагы 1200 җинаять ачылган. Безнең районда шундый бер җинаять кылынган. Ә 75 муниципаль хезмәткәр коррупциягә каршы кануннарны бозган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Язгы һәм көзге чакырылыш, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру, югары уку йортларына укырга керү чорларында ришвәт белән бәйле хәлләр - алу, "төртүләр" аеруча ешая икән.
-Районда муниципаль район башлыгы каршында коррупциягә каршы комиссия эшли. Аның утырышлары өч айга бер уза,- ди район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. - Район хакимияте һәм күпфункцияле үзәк биналарында "Ышаныч тартмалары" эленгән, ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләре, гозерләре булган райондашларыбыз үз хәбәрләрен шунда салсын иде. Аноним хатлар да карала. Коррупциягә бәйле сораулар белән район башкарма комитетының кабул итү бүлмәсенә - 2-58-42 телефонына, я миңа, 2-58-37 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шуны истән чыгармаска кирәк: ришвәт алу, шул ук вакытта аны бирү дә җинаять санала.
Хөрмәтле райондашлар! Ришвәтчелекне бетерү, аны булдырмау өчен конкрет тәкъдимнәрегез бар икән, аларны verstka07@list.ru электрон адресы буенча редакциягә җибәрә аласыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан