Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә яктырткычлар күбәя

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегенә Чирмешәннең Техническая урамында яктырткычлар юк, дип хат юллаганнар. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән дигән билге дә бар. Гомумән, бу бүлектә безнең районнан 49 дәгъва теркәлгән. Соңгылары Чирмешән һәм Туймәт авылларынан килгән. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева әйтүенчә, район...

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" бүлегенә Чирмешәннең Техническая урамында яктырткычлар юк, дип хат юллаганнар. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән дигән билге дә бар.


Гомумән, бу бүлектә безнең районнан 49 дәгъва теркәлгән. Соңгылары Чирмешән һәм Туймәт авылларынан килгән.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева әйтүенчә, район үзәге урамнарын яктырту буенча быел зур эш башкарылды. Чирмешәннең читләрендә, өч юнәлештән (Шентала, Лениногорск, Казан) юлларда баганалар бастырылган, яктырткычлар урнаштырылган. Республика программасы нигезендә район үзәгендә дә өстәмә 127 яктырткыч куелган.

-Янып чыккан лампочкаларны да ел саен алмаштырабыз, - ди Светлана Сарыймовна. - Бу эшне әле дәвам итәбез. Техническая урамына килгәндә, монда өстәмә биш яктырткыч куелды, хәзер бу урамны тугыз лампочка яктырта.

Туймәттә яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы җәмгыятендәге проблемалар борчый. "Мондагы фермада маллар ачтан үлә", дип язганнар "Халык контроле"на. Бу дәгъва район башкарма комитетына юнәлдерелгән һәм бүлектә аннан җибәрелгән җавап та урын алган.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined лампочка