Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында узган елда барысы 928 миллион сум пенсия акчасы һәм өстәмәләр түләнгән

Узган елда РФ Пенсия фондының район идарәсе 928,5 миллион сум күләмендә түләүләр башкарган, ягъни 2016 ел белән чагыштырганда, 69,1 миллионга күбрәк. Бүген идарәдә 5896 пенсионер исәптә тора, бу - барлык район халкыннан 29 проценты. 740 пенсионер предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәтләрен дәвам итәләр. 2017 елда идарә тарафыннан 333 кешегә пенсия билгеләнде....

Узган елда РФ Пенсия фондының район идарәсе 928,5 миллион сум күләмендә түләүләр башкарган, ягъни 2016 ел белән чагыштырганда, 69,1 миллионга күбрәк.


Бүген идарәдә 5896 пенсионер исәптә тора, бу - барлык район халкыннан 29 проценты. 740 пенсионер предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәтләрен дәвам итәләр. 2017 елда идарә тарафыннан 333 кешегә пенсия билгеләнде.

Районда федераль ташламаларга ия 2000ләп кеше айлык акча түләүләр ала. 1 гыйнварга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аның урынына акчалата түләү алучылар саны - 1279 кеше, ягъни ташламаларга ия булучыларның 61,7 проценты.

Ел нәтиҗәләре буенча, пенсия фонды идарәсе Ана (гаилә) сертификаты алуга 60 гариза кабул иткән. Бу программа гамәлгә кергәннән бирле, районда барлыгы шундый 1285 гариза кабул ителде, ә инде 1085 кеше идарәгә Ана капиталы акчаларын куллану гозере белән бәйле мөрәҗәгать иттеләр. Бу юнәлеш буенча барлыгы 386,3 миллион сум акча күчерелде.

2018 елда өлкән кешеләрне ниләр көтә соң?

Эшләмәүче пенсионерларның иминиятләү пенсияләре һәм аларга өстәп билгеләнгән түләүләр күләме, 2017 елда инфляция күләменә карап, быел 1 гыйнвардан 3,7 процентка артты. Ә инде 1 апрельдән дәүләтнең пенсия белән тәэмин итүе буенча, шул исәптән социаль пенсияләр дә 4,1 процентка индексацияләнәчәк. Бу пенсияләр эшләмәүчеләргә, эшләүче пенсионерларга да өстәлә.

Федераль ташламаларга ия булучылар ала торган айлык акчалата түләүләрнең күләме 1 февральдән 3,7 процентка индексацияләнде. Ә менә Ана капиталы шул күләмдә кала - 453 мең 26 сум. Әлеге программада 2022 елга кадәр катнашырга мөмкин.

Икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләр ана капиталын алганда, бала 1 яшь ярымга җиткәнче, аны айлык түләүләргә (8940 сум) куллана ала. Әмма бу акчалар соңгы 12 айда җан башына уртача кереме 13173 сумнан артмаган гаиләләргә генә кагыла.

Лилия Гатина,

РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районында һәм өстәмәләр пенсия акчасы барысы 928 миллион сум узган елда