Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында техникаларны “уяталар”

Инвесторларныкын исәпләмәгәндә, районыбызда язгы кыр эшләренә 212 берәмлек трактор чыгарга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре аларның 80-85 проценты әзер, диләр. -Болар, нигездә, көпчәкле МТЗлар. Хәзер техникаларның һәрберсенә тиз арада механизаторлар билгеләү зарур - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров. - Юллар ябылганчы, ягулык-майлау...

Инвесторларныкын исәпләмәгәндә, районыбызда язгы кыр эшләренә 212 берәмлек трактор чыгарга тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре аларның 80-85 проценты әзер, диләр.


-Болар, нигездә, көпчәкле МТЗлар. Хәзер техникаларның һәрберсенә тиз арада механизаторлар билгеләү зарур - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ленар Җиһангиров. - Юллар ябылганчы, ягулык-майлау материалларын кайгырту мөһим. Вакыт бик аз калып бара, тагылма машиналар ремонтлауны тизләтәсе иде.

Белгечләр бу көннәрдә зур җәмгыятьләрдә, крестьян-фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерә. "ЧИРМЕШӘНАГРО" быел да иң өлгерләрдән. Әлеге җәмгыятьтә чәчү мәшәкатьләренә 100 процент ук диярлек әзерләр, ди. Хәтта көзгә кирәгәчәк техникаларны рәтли башлаганнар.

-"Сөлчә" җәмгыятендә дә ремонт эшләре яхшы оештырылган. Махсус бригадалар чәчкеч, культиваторларны җыялар, өч тракторның двигателенә капиталь ремонт ясатканнар. Тырмаларны көздән төзәтеп калдырдылар. Хуҗалыкта орлык та җитәрлек, - ди Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы инспекторы Рифат Гатин. - "Үтәмеш"тә дә "боз кузгалды", ремонт эшләре өчен запас частьләр юллаганнар, тракторлар ремонтлана. Кечерәк крестьян-фермер хуҗалыкларының машина-трактор паркларында шулай ук җанлылык сизелә. Әйтик, Ульновкадагы "Иванов Ю.С." хуҗалыгында тагылма машиналар кар астыннан чыкты, алар ремонтта. Анда бер тракторга зур ремонт кирәк, бишесен бераз карап кына аласы бар. Девичья Полянада "Якимова Ю.Г." крестьян-фермер хуҗалыгының да җирләре байтак. Анда да эш бара, техника төзәтелә, фермерның чәчүлек орлыгы җитәрлек.

Башка хуҗалыкларда да кыр эшләренә әзерлек барышын тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined