Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ятим балалар дәүләт кайгыртуында

Дәүләт тулы ятим һәр баланы торак белән тәэмин итәргә тиеш. Андый яшүсмерләр фатир алуга чиратка куела. -Безнең районда торакка хокуклы 40 егет һәм кыз бар, 23се реестрга кертелгән, - ди опека һәм попечительлек секторы баш белгече Светлана Севастьянова. - Быел дүрт ятим тораклы булачак, аларга районда йорт төзеләчәк. Ә шәһәрдә...

Дәүләт тулы ятим һәр баланы торак белән тәэмин итәргә тиеш. Андый яшүсмерләр фатир алуга чиратка куела.

-Безнең районда торакка хокуклы 40 егет һәм кыз бар, 23се реестрга кертелгән, - ди опека һәм попечительлек секторы баш белгече Светлана Севастьянова. - Быел дүрт ятим тораклы булачак, аларга районда йорт төзеләчәк. Ә шәһәрдә эшкә урнашкан ятимнәрнең яшәү урынын алмаштырасы килми.
Агымдагы елның өч аенда район территориясендә яшүсмерләр тарафыннан ике җинаять кылынган (2014тә - бер). Район прокуроры каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында боларны, балигъ булмаганнар белән бәйле башка кайбер сорауларны һәм проблемаларны да тикшерделәр, фикер алыштылар.
-Дөрес, үткән елгы һәм быелгы бер җинаять безнең район территориясендә генә булган, җинаять кылучы яшүсмерләр башка районнан,- ди район прокуроры Фаил Хәйруллин.
Безнең районда тәрбия­гә алынган бер яшүсмернең үз-үзенә кул салырга теләү факты буенча да фикер алыштылар эшче төркем утырышында.
Бүген бу кызның тормышына куркыныч янамый. Опека һәм по­печительлек органы бел­гечләре һәм хокук сагында торучылар аны контрольгә алганнар.
Прокурор язгы чакырылыш барышы белән дә кызыксынды. 18 яшьтән өлкәнрәк 211 егет медицина комиссиясе үтү өчен чакырылган, күпчелеге тикшеренү үтсә дә, 23 якташыбыз әле врачлар янына килмәгән.
-Безнең район егетләренең хезмәткә яраклылык буенча күрсәткечләре яхшы. Көзге чакырылыш чорында хәрби врачлык комиссиясе үткән егетләрнең 87 проценты хезмәткә яраклы дип табылды,- ди ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин. - Бу республика күрсәткеченнән дә (78 процент) югары. Язгы чакырылышта 38 якташыбыз хезмәткә китәчәк.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Район прокуратурасы