Чирмешән районында тагын берәү руль артына исерек хәлдә утырган
Иске Кади авылында туктатылган автомобильдә 16 шешә алкоголь продкуциясе табылган. Әлеге эш буенче тикшерү бара.
Гомумән, 24-30 октябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 39 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда элек кылынган җинаятьләр уңаеннан ике эш кузгатылган.
Полициянең участок уполномоченныйлары 11 административ беркетмә төзегәннәр.
Район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән –аларда имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 35 очрагы ачыкланган. Бер машина йөртүче транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев