Кеше һәм закон

Чирмешәнгә республика прокуроры килде

Безнең районда республика прокуроры булып китте. Илдус Нәфыйков алты райондашыбызны кабул итеп, аларның гозер-шикаятьләрен тыңлады. Прокурорга ярдәм сорап килүчеләр арасында эш хакын вакытында түләмәүгә зарларын ирештерүчеләр бар. Берәү "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятенең пай җирләре өчен аренда түләвенә кагылышлы дәгъвасын белдергән. Кара-каршы сөйләшүдә юл-транспорт һәлакәтен теркәү, миграция хезмәте эшенә бәйле сорау кузгатучылар да...

Безнең районда республика прокуроры булып китте. Илдус Нәфыйков алты райондашыбызны кабул итеп, аларның гозер-шикаятьләрен тыңлады.

Прокурорга ярдәм сорап килүчеләр арасында эш хакын вакытында түләмәүгә зарларын ирештерүчеләр бар. Берәү "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятенең пай җирләре өчен аренда түләвенә кагылышлы дәгъвасын белдергән. Кара-каршы сөйләшүдә юл-транспорт һәлакәтен теркәү, миграция хезмәте эшенә бәйле сорау кузгатучылар да булган.
Халык мөрәҗәгатьләренең бер өлешен тикшерү Чирмешән районы прокурорына йөкләнде. Ә аның үтәлешен Илдус Нәфыйков үз контроленә алачак.
Автор фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined

Нет комментариев