Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә ятим калган дүрт якташыбызга йортлар төзелә

Агымдагы елда ятим яки әти-әнисе ярдәменнән мәхрүм калган дүрт якташыбызга район үзәгендә аерым йортлар төзеләчәк. Бу турыда район Советы утырышында Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы ярдәмчесе Флера Рәхимҗанова хәбәр итте. Ул депутатларны 2014 елдагы эш нәтиҗәләре белән дә таныштырды. -Миңа төрле проблемалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Райондашларыбызны, нигездә,...

Агымдагы елда ятим яки әти-әнисе ярдәменнән мәхрүм калган дүрт якташыбызга район үзәгендә аерым йортлар төзеләчәк.

Бу турыда район Советы утырышында Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы ярдәмчесе Флера Рәхимҗанова хәбәр итте. Ул депутатларны 2014 елдагы эш нәтиҗәләре белән дә таныштырды.
-Миңа төрле проблемалар буенча мөрәҗәгать итәләр. Райондашларыбызны, нигездә, торак, медицина хезмәте күрсәтү, санатор-курорт дәвалануына юлламалар алу,чиста су мәсьәләләре борчый. Хезмәт саклау тармагында да хокуклар бозылу хакында хәбәр итүчеләр бар. Соңгы вакытта хезмәткәрләрнең штатын яки санын кыскарту очраклары ешайды. Әйтик, мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматлар буенча,2014 елда районда 11 кеше кыскартуга эләккән булса, агымдагы елның берничә аенда инде 12 кеше эшсез калган, - ди Флера Мансур кызы.- Эштә, производствода бәхетсезлек очраклары килеп чыгу сәбәпле үлем-китем кимесә дә, 2014 елда Татарстанда эш урынында - 68, 2013дә 103 кеше һәлак булган. Бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел, киресенчә әлеге проблемага игътибарны арттыру сорала. Район территориясендә дә былтыр производствода ике кешенең гомере өзелде.
Шулай ук, алдан әйтелгәнчә, торак мәсьәләсенә кагылышлы сораулар да күп . Әйтик, былтыр Иске Котышта яшәүче Александр Петрушкин республиканың кеше хокуларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурскаяга торак шартларын яхшырту мәсъәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Ул авыру туганнары белән авария хәлендәге йортта яши иде. Район ярдәме белән алар яңа торакка күченделәр.
Ярдәмгә мохтаҗ якташларыбыз Флера Рәхимҗановага 2-54-69 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы торак төзелеш