Чирмешән районында торба урлаучыларның кемлеге ачыкланган
6-12 августта район полиция бүлекчәсендә 32 хәбәр кабул ителгән, бер җинаять эше кузгатылган.
01 Чирмешәндәге 135нче янгын часте белгечләре узган атна якшәмбесендә чүпкә капкан ут сүндерергә барганнар. Алар һәм ПЧ-73 янгын частеның Күтәмәдәге аерым посты хезмәткәрләре өчен атнаның калган көннәре тыныч узган, ут бәла-казалары теркәлмәгән.
02 6-12 августта район полиция бүлекчәсендә 32 хәбәр кабул ителгән, бер җинаять эше кузгатылган.
Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, икесе дә – матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 92 очрагы ачыкланган, берәү транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.
Керкәле авылыннан бер хатын-кызның кесә телефонына “кызыккан” Лениногорск районы кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Чирмешәндә берәүның составында спирт булган продукцияне законсыз рәвештә сатуын ачыклыйлар.
Түбән Кармалка авылыннан бер ир-ат, балта күтәреп, исерек хәлдә үз авылдашына янаган.
9 августка каршы төндә билгесез адәмнәр “Чирмешәнагрохезмәтләре” җәмгыятенең Түбән Кармалка авылы янындагы Туймәт бүлекчәсенә караган җәйге терлекчелек лагере территориясеннән 24 метр озынлыкта НКТ торбалары урлыйлар. Тикшергәннән соң угрыларның элек берничә тапкыр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган үзебезнең район кешеләре булуы ачыклана. Әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Чумачка авылыннан ике кеше Түбән Кармалка авылы янындагы терлекчелек фермасы территориясеннән 10 тонна сыйдырышлы металл су савытын алып китәргә маташканда тотылганнар.
03 Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен тәүлегенә уртача 15 тапкыр чакыртканнар. Фельдшерлар әйтүенчә, алар нигездә йөрәк, кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр янына барганнар. 3 кеше көнкүрештә имгәнү алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ җиһазлары көйләү һәм төзәтү белән бәйле 36 заявка үтәгәннәр. Газ белән бәйле аерым бәла-казалар булмаган.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев