Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бушлай эшләргә туры киләчәк

Ел саен район территориясендә беркая да эшләмәүче гражданнар тарафыннан дистәләгән җинаять кылына. Мондый кешеләрнең кайберләре якыннары җилкәсендә көн күрсә, икенчеләре вакытлыча эшләр хисабына яши. Ләкин бит көн саен ашау - эчүгә акча таләп ителә, кайберәүләренә әле аракы, тәмәке дә кирәк. Шуңа да алар җинаять юлына басарга мәҗбүрләр. Агымдагы елның январенда...

Ел саен район территориясендә беркая да эшләмәүче гражданнар тарафыннан дистәләгән җинаять кылына. Мондый кешеләрнең кайберләре якыннары җилкәсендә көн күрсә, икенчеләре вакытлыча эшләр хисабына яши.


Ләкин бит көн саен ашау - эчүгә акча таләп ителә, кайберәүләренә әле аракы, тәмәке дә кирәк. Шуңа да алар җинаять юлына басарга мәҗбүрләр.

Агымдагы елның январенда Чирмешәндә яшәүче-эшсезләр - 22 яшьлек Дмитрий Тумбинский һәм 24 яшьлек Александр Кондратенко икмәк кабул итү предприятиесе территориясенә үтеп кереп, КамАЗ автомашиналарыннан ике аккумулятор урлыйлар. Шул гамәлләре белән предприятиегә 7 мең сумлык зыян салалар.

Иске Элмәледә яшәүче Михаил Филиппов исә күршесенең амбарыннан 20 литр бал тутырылган алюмин фляга урлый. Ул китергән зыян 12 мең сумга бәяләнә.

Чирмешәннең берничә йортында әйбер урлаганда шулай ук беркая да эшләмәүче Динә Вәлиева һәм Ландыш Гасырова да тоткарланалар.

Билгеле инде, бу кешеләр барысы да суд эскәмиясенә эләгәләр. Закон буенча алар 120-240 сәгатьләргә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән эшләмәүче граждан