Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аракы саткан чирмешәнлегә 7 мең сум штраф салынган

Агымдагы елның узган ике аенда район территориясендә законсыз рәвештә алкоголь продукциясе әйләнешенең сигез факты ачыкланган. Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә, Күтәмәдә, Иске Элмәледә акциз маркасыз спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата административ беркетмәләр төзегәннәр. Тукай поселогында яшәүче бер хатын-кыз, махсус лицензиясе һәм алкоголь продукциясен сатарга рөхсәте булмаса да, өеннән аракы саткан. Сигез эш арасында...

Агымдагы елның узган ике аенда район территориясендә законсыз рәвештә алкоголь продукциясе әйләнешенең сигез факты ачыкланган.

Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә, Күтәмәдә, Иске Элмәледә акциз маркасыз спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата административ беркетмәләр төзегәннәр. Тукай поселогында яшәүче бер хатын-кыз, махсус лицензиясе һәм алкоголь продукциясен сатарга рөхсәте булмаса да, өеннән аракы саткан.
Сигез эш арасында өчесе көмешкә сатучыларга кагыла. Әлеге "продукцияне" өйдә җитештерүчеләр Мордва Афонькәсе, Югары Кармалка һәм Әккәрәй авылларында да бар икән. Бу "эшмәкәрләргә" карата да административ эшләр кузгатылган.
Әлеге мәгълүматлар "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән алынды.
Шушы көннәрдә генә район суды законсыз рәвештә алкоголь продукциясенең әйләнеше турында җинаять эшен карады. Суд карары буенча, Чирмешәндә яшәүче Иван Чиндин 7 мең сум штраф түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан