Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дин буенча без әти-әниләргә нәрсә тиеш?

«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан

— Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.

— Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.

—  Ата яки ана баланың хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә тиеш.

—  Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.

— Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.

—  Әти-әни белән йомшак итеп сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.

—  Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.

— Әти-әнинең артыннан йөрергә.

— Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.

— Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев