Чирмешән районы мәчетләрендә дин дәресләре башланды
Чирмешән районы мәчетләрендә октябрь аеннан укулар башланды. Дәресләргә йөрүчеләр саны елдан-ел арта.
Шәкертләр төркемнәре Чирмешәнннең үзәк мәчетендә, Мөшбикәдә, Түбән Чегодай, Иске Үтәмеш, Лашман, Әмир, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авыллары мәчетләрендә тупланды. Аларда атнага берничә дәрес үтә. Дини белем бирүчеләр үзләрендә мөгаллимнәре булмаган авылларга Чирмешәннән баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев