Чирмешән мәчетендә бу атна дүшәмбесеннән ачылган ял лагеренә утызлап малай йөри. Иң азактан алар Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт кылачак.
-Дин сабакларыннан тыш, балалар өчен кызыклы программа әзерләдек. Шәкертләр бассейнга су коенырга, боз сараена тимераякта шуарга, футбол уйнарга йөри. Лагерь бер атна эшләячәк. Төш вакытында балаларны ашлар, боткалар белән сыйлыбыз. Көн...
Чирмешән мәчетендә бу атна дүшәмбесеннән ачылган ял лагеренә утызлап малай йөри. Иң азактан алар Бөек Болгар шәһәренә сәяхәт кылачак.
-Дин сабакларыннан тыш, балалар өчен кызыклы программа әзерләдек. Шәкертләр бассейнга су коенырга, боз сараена тимераякта шуарга, футбол уйнарга йөри. Лагерь бер атна эшләячәк. Төш вакытында балаларны ашлар, боткалар белән сыйлыбыз. Көн дәвамында өстәлдән чәй, компот, тәм-томнар өзелми, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов.
Нет комментариев