30 июль 2024 яңалыклары
-
«CалаваTik»лар авылдагы йорт хайваннары турында яңа җыр башкара
Җырның сүзләрен Резеда Гобәева язган, көен Эльмир Низамов иҗат иткән.
-
Агымдагы елның августыннан Татарстанда 2023 елда эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.
-
Чирмешәндә Техническая урамындагы йортның ишегалдын асфальтлыйлар
Юлчылар “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегалларын төзекләндерү кысаларындагы бу эшне бүген район үзәгендәге Техническая урамындагы йортлардан башладылар.
-
Нәни кыз трактор кабызган һәм энесен таптаган
Оренбург өлкәсендә 6 яшьлек кыз «Уралец» тракторын кабызган һәм нәни энесен таптаган. Бу турыда Оренбург басмасы хәбәр итте.
-
Чирмешәнлеләрне күрше республикада да хөрмәт итәләр
Якташыбызны, Яңа Элмәле мәдәният йортының бүлек мөдире Александра Ильдирякованы, Әлки районында үткән «Уяв» бәйрәмендә бүләкләделәр.
-
Чирмешәндә ике җәяүле, бер машина йөртүче кагыйдә бозган
Бүген, 30 июльдә, район үзәгендә оештырылган “Тоннель” операциясе барышында автоинспекторлар утыздан күбрәк автомашина туктатып тикшергәннәр.
-
Карбызның иң тәмлесен ничек сайларга?
Шушы киңәшләргә колак салыгыз.
-
Чирмешән районында бөртеклеләр гектарыннан 31,5 центнер уңыш бирә
Хуҗалыкларда басуларның 17 процент өлешеннән игеннәр җыеп алынган.
-
“Безнең Чирмешән” газетасы укучыларына үрдәкләр китерделәр
Шәхси эшмәкәр Габшакировлар фермасындагы 15 үрдәк Чирмешәндә яшәүче Николай Маркелов һәм Шамил Сөнчәләев хуҗалыкларына күчте. Якташларыбыз бу кошларга “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасы редакциясе үз укучылары арасында оештырган отыш уйнатуда катнашып ия булдылар.
-
30 июльгә һава торышы
30 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була.