Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нәни кыз трактор кабызган һәм энесен таптаган

Оренбург өлкәсендә 6 яшьлек кыз «Уралец» тракторын кабызган һәм нәни энесен таптаган. Бу турыда Оренбург басмасы хәбәр итте.

Чкалов бистәсендә балалар ишегалдында өлкәннәрсез генә уйнап йөри. Шул чакта кыз тракторга утыра. Ул тракторны кабыза һәм урыннан кузгата. Аннары трактор 5 яшьлек малайны таптый.

Малай трактор каршында торган, шул чакта апасы тракторны кабызып кузгалган. Бала имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр.

«Кызның кулына трактор ачкычы эләкмәсә, фаҗига булмас иде. Балаларның иминлеге өчен ата-аналар җавап бирә», диелә бу хәбәрдә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев