Чирмешән районында бөртеклеләр гектарыннан 31,5 центнер уңыш бирә
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында бөртеклеләр гектарыннан 31,5 центнер уңыш бирә

Хуҗалыкларда басуларның 17 процент өлешеннән игеннәр җыеп алынган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 30 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында 2433 гектар мәйданнан бөртеклеләр җыеп алынган (тиешленең 7,1 проценты). Гектар көче әлегә уртача 31,5 центнер.

“БИО-АГРО” һәм “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятьләре уракта алдынгылар. Әлеге хуҗалыклардагы иген басуларының 17 процент өлешеннән комбайннар узган.

“Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында да урып-җыю эшләренә керештеләр.


Нет комментариев