Чирмешәнлеләрне күрше республикада да хөрмәт итәләр
Якташыбызны, Яңа Элмәле мәдәният йортының бүлек мөдире Александра Ильдирякованы, Әлки районында үткән «Уяв» бәйрәмендә бүләкләделәр.
Милли мәдәниятне ныгытканы, чуваш халкының гореф-гадәтләрен саклаганы, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына ярдәм иткәне, яшь буынга мәгариф һәм патриотик тәрбия бирү системасында нәтиҗәле эшләре өчен, Александра Григорьевна Ильдирякова Россия чувашлары федераль милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Наталья Иляева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев