29 март 2023 яңалыклары
-
120 ел яшим дисәң...
“Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа солы саламыннан әзерләнгән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысы кушып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар.
-
Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов һәр сишәмбе гражданнарны кабул итә
Район башлыгы Рамил Айбатовка язма рәвештә дә, шәхсән үзләре килеп тә мөрәҗәгать итүче гражданнар аз түгел.
-
Әмир китапханәчесе дәрәҗәле бәйгедә җиңүче булды
Әмир авылы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә җиңүче. Якташыбыз “Шигърият” номинациясендә өченче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сумга сертификат белән бүләкләнгән.
-
Кабыгын чистартмыйча ашагыз!
Кайбер яшелчә-җимешләрнең эченә караганда, кабыгы файдалырак.
-
Чирмешәнлеләр тирә-юньне чистартуга керештеләр
Район торак пунклары территорияләрен тәртипкә китерү, санитар чистартуны тизләтү максатында, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.
-
Түбән Кәминкә авыл җирлегендә атларны күп асрыйлар
Район авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларда 318 баш ат асрыйлар, шуларның 156сы өч яшьтән зуррак бияләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу маллар саны 2022 елдагыдан 27 башка арткан, шул исәптән бияләр – 14кә.
-
Татарстан хезмәт хакы буенча Россиянең иң алдынгы 20 төбәге исәбенә кергән
Татарстан кечкенә һәм уртача зурлыктагы шәһәр-бистәләрендә хезмәт хакы буенча Россиянең иң алдынгы 20 төбәге исәбенә кергән. Узган елда республикада уртача хезмәт хакы 48,3 мең сум тәшкил иткән.