Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр тирә-юньне чистартуга керештеләр

Район торак пунклары территорияләрен тәртипкә китерү, санитар чистартуны тизләтү максатында, район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.

Икеайлык барышында чисталык өмәләре ешрак оештырылачак. Беренче гомумрайон өмәсе 22 апрельгә планлаштырыла; 5, 6, 20 май көннәрендә дә күмәк өмәләргә чыгарбыз.

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта да алдагы айларга планлаштырылган эшләр турында сөйләделәр һәм журналистларның сорауларына җапап бирделәр.

Карар нигезендә район үзәге һәм авыллар территорияләрен санитар чистарту буенча чаралар планы расланды.

Икеайлык дәвамында парк-скверларны, урамнарны һәм оешмалар территорияләрен яшелләндерү максатында агач-куаклар утырту, ә корыганнарын кисү планлаштырыла. Утырту материаллары белән тәэмин итү бурычы Чирмешән урман хуҗалыгына йөкләнде. Әлеге эшләргә мәктәп укучыларын да катнаштыру тәкъдим ителә. Санитар-экологик икеайлык барышында юллар һәм тротуарларны ремонтлау, яктырткыч баганаларын һәм бордюрларны агарту, биналар тирәсендәге чүп-чарны тиешле урыннарга чыгару, санкцияләнмәгән, рөхсәт ителмәгән чүп түгү урыннарын ачыклау һәм юк итү, балалар, спорт мәйданчыкларын, зиратларны чистарту, төзекләндерү, оешмалар тирәсендәге коймаларны буяу, чишмә, буа буйларын тәртипкә китерү күздә тотыла.

Торак пунктларны чистартуга, өмәләргә хезмәт коллективларын һәм мәктәп укучыларын да җәлеп итү бурычы куелды.

Район үзәгендә тәртип булдыру максатында оешма һәм предприятиеләргә территорияләр һәм аерым урамнар беркетелде. Кар эреп бетү белән күпчелек коллективлар территорияләрен чистартып, чүп-чарны җыештырып та куйды.

Кадрия Гамирова фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев