Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан хезмәт хакы буенча Россиянең иң алдынгы 20 төбәге исәбенә кергән

Татарстан кечкенә һәм уртача зурлыктагы шәһәр-бистәләрендә хезмәт хакы буенча Россиянең иң алдынгы 20 төбәге исәбенә кергән. Узган елда республикада уртача хезмәт хакы 48,3 мең сум тәшкил иткән.

Шул рәвешле ул алдагы елдагы белән чагыштырганда 18 процентка арткан. Республиканың кечкенә һәм уртача зурлыктагы торак пунктларында хезмәт хакы зур шәһәрләрдәгенең 76,8 процентын тәшкил иткән.

Мондый шәһәр-бистәләрдә яшәүчеләр төньяк һәм ерак көнчыгыш төбәкләрдә: Магадан өлкәсендә (116,9 мең сум), Ямал-Ненец (115,7 мең сум), Ханты-Манси (89,6 мең сум) һәм Чукотка (122 мең сум) автономияле округларында иң күп акча алып эшли.

Узган елда илдә халыкның кереме тулаем 1,4 процентка кимегән. Әмма 12 төбәктә, шул исәптән Татарстанда  арткан (2,1 процентка). Бу – ил буенча бишенче күрсәткеч.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев