Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир китапханәчесе дәрәҗәле бәйгедә җиңүче булды

Әмир авылы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә җиңүче. Якташыбыз “Шигърият” номинациясендә өченче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сумга сертификат белән бүләкләнгән.

- Әлеге бәйгегә узган елның ноябрь аенда старт бирелде. Әүвәл шигырь  яисә проза әсәрен сәнгатьле укып, видеоны Казанга комиссиягә җибәрергә иде. Конкурста республиканың төрле районнарыннан барлыгы 3200 кеше катнашкан, шуларның утызы җиңүче булып, бүләкләү тантанасына чакырылды һәм гала-концертта чыгыш ясады. “Татар сүзе”нең иң нәни катнашучысына -  2, ә иң олысына – 96 яшь иде, - диде Гөлшат Әмин кызы.

Гөлшат Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узган йомгаклау концертында икенче бер якташыбыз – шагыйрә Рәмзия Габделхакованың “Картлар йортында” дигән шигырен укыган.

Сүз уңаеннан. Узган елны мондыйрак бәйге , бертуган Әгъләмовлар ярдәме белән, Әмирдә дә үткәрелде.

- Аны башка авылларда, район үзәгендә дә үткәрәсе иде, - диде Гөлшат Әгъләмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев