Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә атларны күп асрыйлар

Район авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларда 318 баш ат асрыйлар, шуларның 156сы өч яшьтән зуррак бияләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу маллар саны 2022 елдагыдан 27 башка арткан, шул исәптән бияләр – 14кә.

Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда 80 баш ат асрыйлар, былтыр алар икегә күбрәк булган. Чирмешән авыл җирлегендә, киресенчә, быел атлар саны 25 башка артып, 63кә җиткән. Иске Үтәмеш авыл җирлегендә 29 ат исәпләнә, былтыр алар 47 үк булган. Ә менә Яңа Кади җирлегендә нибары бер ат, Шешминкада – 3, Кармышта – 4.

Өч яшьтән зуррак бия асраучыларга дәүләт ярдәме каралган. Былтыр 31 хуҗалыкка 52 баш ат өчен 156 мең сум (бер башка 3000 сум исәбеннән) субсидия түләгәннәр. Быел субсидиянең күләме арткан, 5000 сумга җиткән. Әлегә кадәр бер хуҗалыктагы өч биягә генә субсидия түләнсә, быелдан барысына да ярдәм биреләчәк. Әлегә сайлап алу игълан ителмәгән.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә атлар саны 160 башка кимеп, нибары 76 гына калган. Былтыр “Кара Чишмә” җәмгыятендә 109 ат булса, быел алар тугыз гына. “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” фермаларында 44 баш ат исәпләнә, 2022 елда алар 104 үк булган. “Сөлчә” җәмгыятендә – 25, ә “Андреевка” да нибары бер ат асрыйлар.

- Хәзер атларны эш өчен түгел, ә күпчелек ит өчен асрый. “Кара Чишмә”дәге бу маллар да хуҗалык чыгымнарын каплауга тотылды, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. – Ат санын арттыру максатында, өч яшьтән зуррак бияләргә субсидия күләме артты һәм ул чикләнмәгән башка бирелә. Крестьян-фермер хуҗалыклары атлар санын арттыру өчен грантларда катнаша ала.

Крестьян-фермер хуҗалыкларында атлар саны бераз арткан, 107гә җиткән, былтыр 90 булган. Иң күп атлар “Нәширванов Ф.М.” крестьян-фермер хуҗалыгында, алар 12 башка артып, 60ка җиткән. Дөрес, берәр баш кына ат асраучы фермер хуҗалыклары да бар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X