23 август 2024 яңалыклары
-
Чирмешәндә яшәүче Татьяна Герасимова казларын күрше бабайдан суйдыра
Чирмешәндә яшәүче Татьяна Герасимованың көне иртәнге сәгать биштә үк башлана. Кош-кортлы, сыерлы хуҗалыкта мәшәкать җитәрлек.
-
Чирмешән укытучылары үткән елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр
Быел Чирмешән укытучыларының август киңәшмәсе «Чирмешән муниципаль районының мәгариф тармагы стратегик ориентирлары контекстында: казанышлар, проблемалар, перспективалар» дигән темага багышланган иде.
-
Чирмешән районы Уставына үзгәрешләр кертмәкчеләр
Чирмешәндә район Советының дүртенче чакырылыш 45 нче утырышы үтте.
-
Татарстанда яшәүчеләрне августа өстәмә ял көне көтә
30 августта – Республика һәм Казан шәһәре көнендә Татарстанда яшәүчеләр ял итәчәк.
-
Лашманнан Гыйрфановлар авыл тормышын яраталар
Яшьләр әле алар. Шулай да зәвык белән бик матур йорт өлгерткәннәр. Әбиләр әйтмешли, тупырдап торган ике уллары да үсеп килә.
-
«Каенана йортына сыймыйм»
Әти-әниләрне сайлап алып булмаган кебек, каенана белән каенатаны да сайлап алып булмый икән. Моның шулай булуына яши-яши инандым.
-
Татарстанда 8 яшьлек кыз квадроцикл астында калып һәлак булган
Лаеш районының Сокуры авылында бүген нәни кыз квадроциклда йөргәндә һәлак булган. Йөртүчесе имгәнгән, ул хастаханәдә. Бу турыда Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Синоптик магнитлы давылларның тагын да артачагы турында кисәтте
«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Леус Михаил ел азагына кадәр магнитлы давыллар бермә-бер артачак, дип белдергән. Белгеч сүзләреннән аңлашылганча бу Кояшның чамадан тыш актив булуына бәйле.