Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Татьяна Герасимова казларын күрше бабайдан суйдыра

Чирмешәндә яшәүче Татьяна Герасимованың көне иртәнге сәгать биштә үк башлана. Кош-кортлы, сыерлы хуҗалыкта мәшәкать җитәрлек.

Дүрт чиләк бөртек юк була

Якташыбыз инде ун еллап казлар үстерә. Әлеге шөгыльне берничә дистә каздан гына башласа, соңгы елларда аларны күпләп симертә. Быел апрель ахырында Лаеш районына барып, йөздән артык  бер тәүлеклек каз бәпкәсе алып кайткан.

-Апрель-майда көннәр суык торды, шуңа бер өлеше үлде, күршеләр дә сатып алды, хәзер инде су буена 60лап каз куам, - ди әңгәмәдәшем. – 100 баш бәпкәгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша субсидия алдым, бу бик яхшы ярдәм. Янәшәдә инеш булуы да бик уңай, иртән казларны шунда төшерәм, кич белән үзләре кайталар.

Тәҗрибәле  кошчы ишегалдындагы мичтә һәр көнне дүрт чиләк бөртек бүрттерә. Казлар төнлә улакларны ялт иттереп куялар, ә көндезләрен тамакларын су буенда туйдыралар.

Дөрес, казларны су буена куарлык иткәнче, хуҗаларга бик нык тырышырга кирәк. Салкынча көннәрдә, берәр ай чамасы алар мунчада “яшәп” торган. Алар өчен ясалган махсус читлекләргә бу вакытта күркәләр хуҗа булган.

Бәләкәй вакытларында бәпкәләр чирләргә еш бирешә. Татьяна Леонидовна шуларны булдырмас өчен, барлык витаминнары да кушылган махсус  азык ашата. “Сары йомгаклар” көндезләрен чирәм йолкый, аларны айдан артык сакларга да кирәк. Бу эш Татьянаның кызларына йөкләнгән, әниләре көндезләрен эштә, ул хат ташучы булып эшли.

Эше күп булса да...

Герасимовлар инде берничә ел күркәләр дә үстерәләр. Тәүлеклек кенә кошлар белән эш иткәч, югалтуларсыз да булмый. Башка елларда алар бик матур исәйсәләр, быел аларга ел килмәгән, 21 чебешнең дүртесе генә үсеп җиткән. Хуҗабикә аларны февраль аенда ук сатып алган. Җылы яратучы кошларны хәтта өйгә дә кертергә туры килгән.

-Күркәләрне суеп, алар урынына бройлер чебиләре алдым. Күркәләр бик тиз авырлык җыя, 18 килограммлы түшкәләр дә була иде. Ә быел иң зурысы да 10 килограммга да җитә алмады, - ди Татьяна Леонидовна. – Аларны мин сатуга симертәм, ә бройлерларны үзебез өчен үстерәбез.

Көннәр салкынайта башлагач, октябрь ахырларында, Герасимовларда каз өмәләре башлана. Кош ите хәләл булсын өчен, аларны күршедәге бабайдан суйдыралар, ә йолкыганда дуслары булыша.

-Заказ булган саен аз-азлап кына эшкәртәбез, тереләтә алып китүчеләр дә була. Түшкәләрне туңдыргычта саклыйм. Ысланган түшкәләргә дә ихтыяҗ бар, - ди әңгәмәдәшем. – Эше күп инде, шулай да файдасы да яхшы, гаилә бюджетына - саллы гына керем. Кызларны мәктәпкә җыйганда да күп кирәк, машина кредиты да түлим.

Татьяна Герасимова киләсе елга бөртекне көздән үк кайгыртып куя, аның да җаен тапкан.

-Каз алучы бер клиентым бар, түшкәләрне бөртеккә алмаштырам, - ди ул.

Тырыш хуҗабикә инде өч ел сыер да асрый, ул аны социаль яклау бүлеге аша субсидиягә алган.

-Сөттән һәр көнне 700-800 сум акча керә, - ди Татьяна. – Җәен сыер карауның әллә ни авырлыгы юк, көне буе көтүдә, моның өчен айга 1500 сум түлим. Кышкылыкка алты төргәк печән сатып алдым.

Белгеч сүзе.

Айсылу Гайнуллина, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге начальнигы: - Быел Мордва Афонькәсе, Иске Кади, Ульяновка, Чирмешән авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалык  алып баручы 22 кеше яшь кош сатып  алу чыгымнарын өлешчә каплауга субсидия алды. 1380 - каз бәпкәсе, 524 – бройлер чебие, 45 – күркә һәм 25 үрдәк өчен 318 мең 585 сум акча күчерелде. Бу субсидияне алуның шартлары: сатып алынган кош 30 көнгә кадәрге булырга тиеш; бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 50дән 100 башка кадәр кошка субсидия бирелә; кошларның сатып алынуын раслаучы барлык документлар да кирәк.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев