Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укытучылары үткән елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр

Быел Чирмешән укытучыларының август киңәшмәсе «Чирмешән муниципаль районының мәгариф тармагы стратегик ориентирлары контекстында: казанышлар, проблемалар, перспективалар» дигән темага багышланган иде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Рамил Айбатов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле, республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең стратегик үсеше буенча төбәк бүлеге Советы рәисе урынбасары Ләйсән Засыпкина  катнаштылар.

Конференциядә төп доклад белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова чыгыш ясады. Ул узган уку елы йомгакларына кыскача анализ биреп, яңа уку елындагы бурычларга тукталды.

-Районда 46 мәгариф учреждениесе: 26 мәктәп һәм 19 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә, Чирмешән аграр техникумы эшли. Мәгариф учреждениеләрендә 293 педагог хезмәт куя. Узган  уку елында мәктәпләрдә 1908 укучы белем алды, балалар бакчаларында 493 сабый тәрбияләнде. Беренче сыйныфларга 132 бала килүе көтелә.  Укучыларны һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне сыйфатлы укыту, тәрбияләү өчен яхшы шартлар булдыру мөһим, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе үз чыгышында.

Узган уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган 60 укучы да аттестатлар алган. Аларның 33се төрле фәннәрдән 80нән күбрәк балл туплаганнар. 9 укучы “Укуда аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.

Районның белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер. Нигездә, мәктәпләр укытучылар белән тәэмин ителгән. Ләкин соңгы берничә ел дәвамында укытучылар кытлыгы сизелә. Быел Иске Элмәле һәм Ивашкино мәктәпләрендә математика, Иске Котышта башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ бар. Сүз уңаеннан, быел районга дүрт яшь белгеч эшкә кайткан.

Конференциядә шулай ук иң яхшы педагогларны бүләкләделәр һәм мәгариф системасында озак еллар хезмәт иткән мөгаллимнәрне хөрмәтләделәр.

Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре коллективлары балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданчыкта товарларын ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Һәр мәктәп коллективы үзенең сату ноктасын матур итеп бизәгән, укытучылар бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр.

Мәгариф учреждениеләре монда мәктәп яны участокларында үстергән бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер куйганнар, биредә кайнатмалар, салатлар сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Кайберәүләр камыр ризыклары да пешереп алып килгәннәр.

Кыскасы, һәр мәктәп ярминкәгә килүчене үзенчә шаккатырды. Шәп күргәзмә, товарлары яхшы, чәйләре тәмле, йөзләре якты укытучыларның.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Гөлсирә  Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев