Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы Уставына үзгәрешләр кертмәкчеләр

Чирмешәндә район Советының дүртенче чакырылыш 45 нче утырышы үтте.

Депутатлар  беренче мәсьәләдә Татарстан Республикасы “Чирмешән муниципаль  берәмлек” Уставына  үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү  карары проекты буенча  халык тыңлаулары үткәрү хакында карар кабул иттеләр. Халык тыңлаулары  2024 нче елның 12 сентябрендә, район мәдәният йортында сәгать 9да узачак.

Район Советы депутатлары район мәгариф бүлеге  җитәкчесенең  укыту-методика буенча урынбасары  Светлана Севастьянованың мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучылары арасында 2024 елда үткәрелгән  бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре хакында  мәгълүматын тыңладылар.

2023-2024 уку елында имтиханнар тапшыру өчен укучылар математика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, химия, физика, биология, география фәннәрен сайлаганнар.

Рус теленнән  уртача балл  67,15 - бу былтыргыдан  югарырак (2023тә – 66,47). Бу фәннән иң югары 94шәр баллны  Чирмешән лицееннан  Талия Заһретдинова һәм Алия Мөбарәкшина җыйганнар. Математикадан (профиль дәрәҗәсендә)  уртача күрсәткеч 74,85 балл (2023тә - 65,73). Иң күп - 98 балл Лашман мәктәбеннән Булат Зөфәровныкы. База дәрәҗәсендәге математикадан уртача бәя – 4,15. Физикадан уртача балл – 66,62 (2023тә – 57,67). Иң күп - 84 баллны 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Азат Җиһаншин җыйган. Химиядән Чирмешән лицееннан Инсаф Биктаһиров - 90,  Аида Мотыйгуллина 84 балл туплаган. Инсаф Биктаһиров биологиядән дә 95 баллга ия. Информатикадан Лашман мәктәбеннән Булат Зөфәров - 93, Чирмешән лицеен тәмамлаган Данияр Моксинов 88 балл җыйган.

Ни кызганыч, тарихтан, җәмгыять белеменнән уртача баллар күрсәткече былтыргыдан түбәнрәк.

Лашман мәктәбеннән  Булат Зөфәров  өч предметтан  барлыгы 280 балл җыйган.

Мәктәп укучыларның чыгарылыш кичәсендә район башлыгы Рамил Айбатов  иң яхшы укучыларгаа көмеш һәм алтын медальләр, акчалата бүләккә сертификатлар тапшырды.

Әлеге һәм башка мәгълүматларны тыңлаганнан соң, район Советы депутатлары  БДИ нәтиҗәләрен тагын да яхшырту,  югарырак уңышларга ирешү өчен  укучылар белән индивидуаль эшләүне  оештыру хакында да карар кабул иттеләр.

Белем бирү учреждениеләренең  яңа 2024-2025 уку елына әзерлеге хакында  район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова чыгыш ясады. Монда  мәгариф учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту буенча эшне көчәйтү зарур. Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау өчен Россия һәм Татарстан бюджетларыннан финанслар җәлеп итү, мәктәп яны участокларыннан, бюджеттан тыш башка керемнәр алу буенча да эшне дәвам иттерү хакында карар кабул ителде.

Сессия депутатлары карары белән район башкарма комитетының  опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Рузилә  Минхәерова   балигъ булмаганнар  эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составына кертелде. 

Депутатлар шулай ук  Чирмешән муниципаль районының  “2024 елга һәм 2025-2026 елларга план чорына  Чирмешән муниципаль районының  бюджеты хакында”  Совет карарына кайбер үзгәрешләр  һәм өстәмәләр кертү турында карар  кабул иттеләр.    

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев