«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Леус Михаил ел азагына кадәр магнитлы давыллар бермә-бер артачак, дип белдергән. Белгеч сүзләреннән аңлашылганча бу Кояшның чамадан тыш актив булуына бәйле.
«Шулай да ел азагына кадәр күзәтелгән магнит давыллары 1980 нче еллар азагы — 1990 еллар башындагы сыман көчле булмаячак. Аннары кояшның активлыгы да торган саен кими барачак, -дип ыщандыра синоптик.
Сүз уңаеннан, 1989 — 1991 еллар аралыгында теркәлгән магнит давыллары, дөрестән дә, соңгы йөзеллыкта күзәтелгән иң көчле магнит давыллары дип табылган. Ул чорда АКШта ут сүнү, трансформатор яну очраклары да күзәтелгән.
Нет комментариев