Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманнан Гыйрфановлар авыл тормышын яраталар

Яшьләр әле алар. Шулай да зәвык белән бик матур йорт өлгерткәннәр. Әбиләр әйтмешли, тупырдап торган ике уллары да үсеп килә.

Үзләре сөйләвенчә, озак очрашып йөрмәгәннәр алар. Өч ай дигәндә Лашман егете Дамир Иске Кади кызы Айзиләгә тәкъдим ясап, чәчәк, балдак алып килә. Өйләнешеп тә куялар.

-Мин эштән соң таксига чыккаладым, шунда таныштык, - дип елмаеп сүз башлады Дамир.

Гаилә башлыгы, өйләнгәнче үк, авыл зираты янәшәсендәге иске йортны сүтеп, яңа өй өлгертә башлый. Әтисе Рашат белән  проектын ясыйлар. Бик шәп, зәвык белән ясалган аларның тораклары. Дөрес, тышкы яктан матурлыйсы, веранда төзисе бар, мансардны - икенче кат бүлмәләрен ясап бетерергә дә акча кирәк.

Акча дигәннән, Дамир тик торучылардан түгел. Төп эшеннән тыш (ул нефтьчеләрдә оператор) тайлар, үгезләр асрап саткан. Җае булганда машинасына тага торган арба белән терлекләр ташый. Ул гынамы, тавык йомыркасы да саталар Гыйрфановлар. Әлеге бизнес кереме дә ярап куя вак-төяккә.

-Ә өйне бизәү, пәрдә, обой сайлау, кайсы җиһазны ничек урнаштырырга - анысы Айзилә эше, дизайнер - ул, - ди Дамир Рашат улы.

Айзилә Азат кызы район үзәгендәге  “Әкият” балалар бакчасында эшли, әлегә декрет ялында. Танышкан вакытларында Әлмәттә бераз хезмәт куйган.

-Әүвәл авылга кайтасым килмәгән иде, хәзер монда бик рәхәт, - ди Айзилә.

Хәер, Дамир үзе дә шәһәрдә, заводта, эшләп караган.

-Эш булмаганга гына шәһәргә киттем, эш булгач, кайттым. Беренчедән, акчасы аз, анда сине көтеп тормыйлар, икенчедән, мин шәһәр кешесе түгел инде, анда барсам, ыгы-зыгыдан башым авырта башлый, - диде уенын-чынын кушып ул.

Гыйрфановлар бүген ике ул үстерәләр: Данирга өч яшь, Айзат 6 айлык.

-Дамир таба торган кеше, аракы белән дус түгел. Айзилә уңган, чиста, тәмле пешерә, - дип бер-берсен макташып алдылар алар.

 -Алай да, әйткәләшесезме соң? - дигән булам,

-И, абый, икебез дә кызып китүчәннәр, була инде анысы да. Аннары суынабыз, беренче мин дәшәм, - дип көлә Айзилә. - Тормышыбыздан канәгать без, бер-беребезгә туры килдек.

Гомумән, Дамирның тагын ике классташы: Илшат Габдуллин, Салават Хәйруллин, 1993 елгы “годоклар” Лашманда йорт төзиләр.  Авылны саклаучылар алар.

 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев