21 июнь 2025 яңалыклары
-
Югары Чегодайда Флүзә Фәрхетдинованы искә алдылар
Югары Чегодай авылы мәдәният йортында гомеренең күп өлешен район мәдәниятен үстерүгә багышлаган Флүзә Фәрхетдинованы искә алу кичәсе узды.
-
Бәләкәй кыз электр иттарткычына кулын тыккан
Нефтекама шәһәрендә 4 яшьлек кыз бала ялгыш кына электр иттарткычына кулын тыккан.
-
Чирмешәннән Фәйзелхак Вилдановның картиналарында ниндидер сер яши сыман
Район үзәк китапханәсендә якташыбыз, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, педагог һәм рәссам Фәйзелхак Вилданов эшләренең шәхси күргәзмәсе ачылды.
-
Әккәрәй фельдшерын авылдашлары “врач Валентина” дип йөртәләр
Мин олы яшьтә, сигезенче дистәне ваклыйм. Алты ел инде ялгызым: хатыным озак авырудан соң бакыйлыкка күчте. Еш кына кышкы озын кичләрдә тәрәзә янына утырып, караңгылыкка карыйм һәм кинәт фаралар яктысында беренче ярдәм сумкасы тоткан ялгыз бер хатын-кыз фигурасын күрәм.
-
Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар төзеләчәк
Татарстанның 29 проекты 2025-2027 елларда капиталь булмаган модульле урнашу чараларын корып куюга РФ Икътисади үсеш министрлыгының сайлап алу бәйгесендә җиңде. Субсидияләрнең гомуми күләме 739,5 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән: 536,4 миллион сум – федераль бюджет чаралары, ә 203,1 миллион сум – республика бюджетыннан.
-
Корымнан – язу карасы, каурыйдан – каләм: Лашманнан Минниса әби балачагын искә алды
Лашман авылыннан Минниса һәм Габдерәхим Яруллиннар 1959 елда туйларына сарык бәрәне чалдырганнар. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Минниса әби юклык елларында корымнан язу карасы ясаганнарын да искә алып сөйләде туган көненә килүчеләргә.