19 апрель 2023 яңалыклары
-
Чирмешәндә узган мордва мәдәнияте атналыгында Самара өлкәсе артистлары да катнашты
Район мәдәният йортында мордва мәдәнияте атналыгы кысаларында узган “Мордва көйләре” дигән тантаналы чарада район үзешчәннәре генә түгел, Самара өлкәсенең фольклор коллективлары да катнашты.
-
Мошенниклар Чирмешән районында яшәүче ике кешенең 2 миллион сум акчаларын урлаганнар
Март һәм апрель айларында район территориясендә мошенниклыкның ике факты теркәлгән, икесендә дә Ульяновка авылында яшәүчеләр алданган. Беренче очракта якташыбыз билгесез кешеләргә – 1 784 800, икенчесендә 120 мең сум акча күчергәннәр.
-
Чирмешән районы мордвалары тарихи конференциягә җыелдылар
Районда мордва милләтенең эрзя төркеменә керүче 776 кеше яши. Күп түгел, әмма үзләренең телен, гореф-гадәт, йолаларын саклау өлкәсендә нык тырышалар. Мемориаль үзәктә узган “Эрзя. Тарих һәм фольклор” тарихи конференциясендә дә бу халыкның милләтпәрвәрләре катнашты.
-
Туган як тарихы музеенда “Чирмешән районы осталары” дип аталган күргәзмәләр циклы эшли башлады
Беренче күргәзмәдә Чирмешән килене Елизавета Самойлова эшләре урын алды.
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында көнгә тулаем 18 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә
Республиканың башка районнары белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч мактанырлык күп түгел, әмма былтыргыдан 1 тоннага артыграк.
-
Чирмешәндә телефон урлаган 65 яшьлек якташыбызны хөкем иткәннәр
Район авылларының берсендә яшәүче 65 яшьлек абзый әлегә кадәр бер дә хөкемгә тартылмаган, ләкин олыгайган көнендә суд эскәмиясенә эләгә. Аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
-
Чирмешән юлларында “Иминлек каешы” чарасы үтә
Район автоинспекторлары 17 - 23 апрель көннәрендә машина йөртүчеләрнең иминлек каешларын тагып йөрү кагыйдәләрен үтәвенә игътибарны арттырды.