Чирмешәндә узган мордва мәдәнияте атналыгында Самара өлкәсе артистлары да катнашты
Район мәдәният йортында мордва мәдәнияте атналыгы кысаларында узган “Мордва көйләре” дигән тантаналы чарада район үзешчәннәре генә түгел, Самара өлкәсенең фольклор коллективлары да катнашты.
Кунаклар сәхнәдә дә чыгыш ясадылар, хәтта якташларыбыз белән беррәттән мастер-класс та күрсәттеләр. Бу кичтә йолалар залында мордва халкы үзенең “милли йортын” булдырган иде. Күргәзмәдә үз куллары белән ясалган милли эшләнмәләр, киемнәр, борынгы эш кораллары тәкъдим ителде. Кунакчыл мордва халкы бәйрәмгә килүчеләрне милли ризыклар белән сыйлады. Шунда ук аларны әзерләү буенча мастер-класс та күрсәттеләр. Әйтик, мордвалар пилмәне шактый зур икән һәм аның эчлеген ит белән кыргыч аша чыгарган бәрәңгене катнаштырып ясыйлар. Пасха бәйрәме узса да, Иске Котыш авылы китапханәчесе Татьяна Разина күрсәткән йомыркаларны буяу ысулларын тамашачылар кызыксынып карадылар.
Йомыркаларны төрле төскә кертү өчен суган кабыгы, “Каркаде” чәе, азык буяулары, хәтта даруханәдән сатып алынган “зеленка” да кулланам, - ди Татьяна Константиновна.
Әлегә кадәр йомыркаларны бөтен килеш чуенга тутырып, аз гына су салып, мичтә пешергәннәрен ишеткәнем булмады. Бик тәмле килеп чыга икән, мин дә авыз иттем. Мордвалар гына шулай пешерәләр, ди.
Әлеге халык аш-суга, гомумән, уңган, җыр-биюгә дә сәләтле. Моны инде кичәнең икенче өлешендә күрдек.
Фольклор концерты башланыр алдыннан, кичә кунакларын район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева сәламләде.
- Район җирендә төрле милләт вәкилләре үзара дус, тату булып гомер итәләр, - диде ул. - Без шушы кыйммәтле казанышыбызны сакларга тиеш.
Һәр концерт номеры кызыклы, кабатланмас булды.
Безнең район артистларының: Иске Котыштан "Лемзер" һәм Мордва Афонькәсеннән "Умарина" ансамбльләре чыгышлары тамашачыларга бик ошады, күршеләргә дә алкышларны кызганмадылар.
Бәйрәмдә Самара өлкәсеннән берничә коллектив сәләтләрен күрсәтте. Араларында Шентала районының Иске Шентала авылыннан "Лейне" ("Чишмәкәй") балалар ансамбле да бар иде. Алар туган телләрендә бик оста чыгыш ясадылар.
- Авыл мәдәният йортыбыз каршында "Пейделька" ("Ромашка") мордва фольклор ансамбле эшли. "Лейне" балалар ансамбле - аның "иярчене". Безнең ансамбльгә инде 30 ел, - ди коллектив җитәкчесе Ольга Кудашова. - Коллективның төп бурычы- мордва халкының җырларын, традицияләрен саклау, милли мәдәниятне пропагандалау. Кызганыч, мәктәптә туган телне факультативларда гына өйрәнәләр шул хәзер. Бәлки шуңадыр да, балалар ансамбльгә бик теләп йөриләр, туган телдә аралашалар, җырлыйлар.
Челно-Вершины районының Сиделькино авылыннан "Мазый Лей" ("Красивый Ключ") халык фольклор ансамбле бәйрәмгә зур составта килгән. 25 еллыгын уздырган коллективта күбрәк олы яшьтәге апалар-абыйлар җырлый.
Татарстанда 19 156 мордва исәпләнә, аларның төп өлеше Яр Чаллы, Лениногорск, Тәтеш, Чирмешән районнарында яши. Безнең районда 15 милләт вәкилле гомер итә. Мордвалар – 1000гә якын, халык саны буенча алар дүртенче урында.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев