Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туган як тарихы музеенда “Чирмешән районы осталары” дип аталган күргәзмәләр циклы эшли башлады

Беренче күргәзмәдә Чирмешән килене Елизавета Самойлова эшләре урын алды.

Елизавета кул эшенә, чын-чынлап, ун еллар элек, беренче баласына декрет ялына чыккач тотына. Ул бәләкәй вакыттан ук ыргак белән бәйләргә яраткан, бу шөгыль әнисеннән күчкән. Мәктәптә укыганда бизәкләп салфеткалар үрсә, хәзер инде аның коллекциясендә ниләр генә юк: курчаклар, төрледән-төрле уенчыклар, мунчалалар. Шуларның берничә дистәсе күргәзмәдә урын алган.

-Якташыбыз белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә әзер, аның ярдәмендә укучылар өчен мастер-класс уздырырга планлыйбыз, – диде музей экскурсоводы Гөлгенә Харисова. – Киләчәктә районыбызның башка осталарының да эшләрен музейда күрсәтергә телибез.

Өч бала әнисе Елизавета бераз гына буш вакыты булса да кулына ыргак алырга тырыша.

-Балалар йоклагач, төнлә эшләп утырам, бер башлаган әйбернең нәтиҗәсен тизрәк күрәсе, үреп бетерәсе килә. Кайберләрен Интернеттан күреп алам, үземнең башта туган идеяләрне дә чынга ашырам, – ди оста. – Бу шөгыль тынычландыра, балалар да уенчыкларны бик ярата, төрле формада үрелгән бияләй-мунчалалар белән уйный-уйный юыналар. Ирем, баштарак, күзеңне бетереп утырма, дип ачулана да иде. Хәзер алай дими инде.

Оста эшләрен бүләк итеп тә бирә, сирәк кенә заказлар да була, берничә курчагына шулай хуҗа табылган. Ул ВК челтәрендә төркем булдырган, эшләрен шунда да урнаштыра. Аның эшләнмәләре белән кызыксынучылар шуннан да элемтәгә керә.  Ун яшен тутыручы зур кызлары Катя да әнисенең шөгыле белән кызыксына башлаган, ул да ыргак белән бәйләргә өйрәнә.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев