Мошенниклар Чирмешән районында яшәүче ике кешенең 2 миллион сум акчаларын урлаганнар
Март һәм апрель айларында район территориясендә мошенниклыкның ике факты теркәлгән, икесендә дә Ульяновка авылында яшәүчеләр алданган. Беренче очракта якташыбыз билгесез кешеләргә – 1 784 800, икенчесендә 120 мең сум акча күчергәннәр.
– Мошенниклар бер үк схема буенча эшләгәннәр. “ФСБ вәкилләре”, корбаннарына шалтыратып, банктан кредит алырга һәм акчаны яңа счетларга күчерергә кушканнар. Банк хезмәткәрләре кисәтүенә дә карамастан, якташларыбыз моны эшләгәннәр, – диделәр полиция хезмәткәрләре.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев