Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы мордвалары тарихи конференциягә җыелдылар

Районда мордва милләтенең эрзя төркеменә керүче 776 кеше яши. Күп түгел, әмма үзләренең телен, гореф-гадәт, йолаларын саклау өлкәсендә нык тырышалар. Мемориаль үзәктә узган “Эрзя. Тарих һәм фольклор” тарихи конференциясендә дә бу халыкның милләтпәрвәрләре катнашты.

Бу көнне биредә мордва телендә сәламләделәр, “шумбрачи” (исәнмесез) сүзе аеручы еш яңгырады.

- Мемориаль үзәктә мордва телендә чыгышларны тыңлап бу милләт халкы өчен горурланып утырдым, - диде үзәк директоры Валентина Захарова. – Биредә рус, татар, чуваш телләрендә чаралар үтсә дә, моңа кадәр бездә мордва телендә узганы юк иде.

Конференциядә Мордва Афонькәсе, Иске Котыш авылларынан кунаклар, мәктәп укучылары актив катнашты. Аларны эрзяларның тарихы белән дә таныштырдылар. Икенче Чирмешән мәктәбенең мордва түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар ана телләрендә җыр башкардылар.

Мордва халкының фольклорын өйрәнүче һәм җыючы энтузиастларның берсе – якташыбыз Виктор Данилов. Мордва Афонькәсендә туып үскән Виктор Ивановичның сыйныфташы Екатерина Митяева аның турында да сөйләде, мәктәп елларын искә алды, хатирәләрне яңартты. Китапларга язылмаган бу истәлекләр барысы өчен дә бик кызык булды.

81 яшьлек Евдокия Данилова бу чарага бик шатланып, милли киемнәрдә килгән.

- Гаиләдә ана телендә генә аралашабыз, балаларым мордвача яхшы сөйләшә, оныклар да туган телебезне аңлый, – ди Мордва Афонькәсе авылында гомер итүче ветеран. – Телебез яшәсә, гореф-гадәт, фольклор да югалмас.

Бу милләтнең дә төп проблемасы – телне саклау. Өлкән буын туган телендә аралаша әле, ни кызганыч, мәктәп укучылары, яшьләр арасында мордвача белүчеләр аз шул.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев