Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә телефон урлаган 65 яшьлек якташыбызны хөкем иткәннәр

Район авылларының берсендә яшәүче 65 яшьлек абзый әлегә кадәр бер дә хөкемгә тартылмаган, ләкин олыгайган көнендә суд эскәмиясенә эләгә. Аңа бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәза өч ел сынау срогы белән шартлы дип санала. Ветеран айга ике тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш.

Бу җәза кесә телефоны урлаган өчен бирелгән.

Гыйнвар аенда якташыбыз авырып китә һәм район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә дәва алырга ята. Алар бер палатада өчәү булалар. Бер кичне күршеләре кесә телефонынан кинофильм карыйлар да, ятып йоклыйлар. Моны күзәтеп торган абзый кеше смартфонны ала да, башка бүлмәдә яшереп куя. “Минем дә кино карыйсым килде”, - дип аклана ул аннары.

Телефон хуҗасы югалган әйбере турында полиция бүлегенә хәбәр итә. Хокук саклаучылар хастаханәгә килеп, гаджетны эзлиләр, халыктан да сорашалар. Карак исә барын да читтән карап тора. Икенче көнне ул кесә телефонын кире кайтара һәм гафу үтенә.  Билгеле, кырын гамәле өчен, әлеге ир-ат җәзасын алган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев